"Укучы һәм остаз" проекты кысаларында, Актаныш гуманитар гимназиясенең "Журналистика" т...
"Укучы һәм остаз" проекты кысаларында, Актаныш гуманитар гимназиясенең "Журналистика" түгәрәгенә йөрүче 7Б сыйныф укучылары Актаныш радиосында осталык дәресендә булдылар. Актаныш радиосы журналисты Фәния Шамил кызы Рәшитова, гимназиянең "Актаныш-Адымнар" медиаүзәге җитәкчесе - журналист, өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Мәхмүт кызы Тимерова белән бергәләп, "1 нче октябрь — Халыкара өлкәннәр көне"нә багышланган радиотапшыру эшләделәр алар. Укучылар, иң элек, дәү әни һәм дәү әтиләреннән аларның балачаклары, мәктәп еллары турында интервью алдылар🎤. Тапшыру 1 нче октябрь көнне иртәнге 7 сәгатьтә эфирга чыгачак🎧. 90.00 FM ешлыгында Актаныш радиосын тыңларга онытмагыз📻