МӘДӘНИ ЭКСПЕДИЦИЯ-4: “CY3 & МОҢ” ИНТЕРАКТИВ МУЗЕЕ
МӘДӘНИ ЭКСПЕДИЦИЯ-4: “CY3 & МОҢ” ИНТЕРАКТИВ МУЗЕЕ Гимназиябезне тәмамлап, бүгенге көндә Татар китабы йортын җитәкләүче Айдар Шәйхин гимназиябез укучылары белән очрашты. ТР Милли музей филиалы – Татар әдәбияты музее тарихы музееның кече фәнни хезмәткәре Алсу Хафиз “Музей имени меня” – “Минем исемем белән аталган музей”; мультиинструменталист, шагыйрь, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Ильяс Фархуллин “Курай һәм кубыз остаханәсе”; дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, Татар китабы йортының (2021 елдан) һәм Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музееның (2026 елдан) мөдире, Казан федераль университетының Иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм багланышлар институтында Фәлсәфә һәм дин белеме бүлеге, дин белеме кафедрасында ассистент Айдар Шәйхин “Актаныш һәм меңъеллык әдәбият” күчмә программасы белән чыгыш ясадылар - "Сүз һәм моң" интерактив музеен тәкъдим итте алар. Мастер-классларда гимназиябез укучылары бик теләп катнашты. Уен кораллары буенча мастер-класс гимназиябезнең актлар залында узды. Талантлы һәм иҗади яшьләр укучыларга тәкъдим иткән белән квест осталык дәресләренең кульминациясе булды. Җиңүчеләргә Айдар Шәйхин үзенең китабын һәм истәлек бүләкләре тапшырды. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации