Зәринә һәм Энҗе «Глаголица» XIII Халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләре!
Зәринә һәм Энҗе «Глаголица» XIII Халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләре! 30 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Казанда яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм тәрҗемәчеләр мохитендә белем һәм тәҗрибә туплады алар. Россия, БДБ илләре, АКШ, Бөекбритания, Бразилия, Греция, Испания, Монголиядән килгән 110 финалист танылган әдәбият, театр һәм медиа осталары җитәкчелегендә әдәби смена форматында 6 көнлек уникаль белем бирү интенсивында катнашты. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 5 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә узды. Финалистлар 8 номинациядә көч сынашты: рус телендә проза, рус телендә поэзия, нәфис тәрҗемә, рус телендә эссеист, татар телендә поэзия, татар телендә проза, драматургия һәм Россиядән читтәге рус телле яки чит илдә яшәп рус телен өйрәнүче авторлар өчен «билингвалар» номинациясе. Гимназиябез кызлары конкурста берничә ел дәвамында катнаша. Әсәрләрнең сыйфатына конкурс барышында белем алу, мастер-классларда өйрәнү дә йогынты ясый дип саный жюри әгъзалары. Әдәби осталык ягыннан җиңүчеләрне билгеләү бик кыен булган. «Глаголица»да татарча юнәлеш Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин исеме белән бәйле. Ул беренче еллардан ук әлеге премиягә хәерхаклы булып, иҗади балаларны башларыннан сыйпап үстергән кеше. “Татар телендә проза” номинациясендә катнашып, гимназиябезнең 11А сыйныф укучылары Ильясова Энҗе Роберт Миңнуллин премиясенә лаек булды, Газетдинова Зәринә – Гран-при иясе! Укытучылары Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова. Котлыйбыз! #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации