Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 12 октябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комп...
Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 12 октябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комплексында узды. Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар җырланганнан соң, гимназиябезнең үзидарәсе президенты Әмир Шәвәлиев линейканы гимназиянең сөрәне белән дәвам итте. Гимназиябезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясап, атна дәвамында булачак чаралар белән таныштырды. Узган атна гимназиябездә Укытучылар көне белән башланып китте. Гимназиябездә һәм районда узган чараларда укытучыларыбыз хөрмәтләнде. 5-9 нчы октябрь көннәрендә гимназиябезнең 10 класс егетләре «Патриот» республика үзәге (Казан шәһәре) базасында, ОБЖ дәресләренең хәрби хезмәте нигезләре буенча, хәрби, строй һәм физик әзерлек теориясен һәм практикасын өйрәнделәр. Гимназиябезнең 9 сыйныф укучылары, “Профэкспедиция” проекты кысаларында, Казан шәһәренә югары уку йортлары белән танышырга экскурсиягә бардылар. “Татаркино”ның Яр Чаллы төбәк филиалы ярдәме белән, гимназиябезнең 1-11 сыйныфлары режиссер Антон Богдановның “Красавица” фильмнарын карадылар. Гимназиябездә фән олимпиадаларының гимназия этабы дәвам итә. Дәүләт имтиханнарына әзерлек, сынау имтиханнары тапшырып карау дәвам итә. Линейкада спорт ярышларында, конкурс-бәйгеләрдә җиңүчеләрне хөрмәтләдек. Җиңүчеләребез турында тулырак алдагы хәбәрләрдә. Узган атнада дежур торган 9Б сыйныф укучылары атна дәвамында күзәтелгән тәртип торышын бәян иттеләр. Әлеге атнада гимназиябездә эчке тәртипне 9А сыйныф укучылары саклый. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской