Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 19 октябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комп...
Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 19 октябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комплексында узды. Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар җырланганнан соң, гимназиябезнең үзидарәсе президенты Әмир Шәвәлиев линейканы гимназиянең сөрәне белән дәвам итте. Гимназиябезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясап, атна дәвамында булачак чаралар белән таныштырды. Гимназиябездә фән олимпиадаларының гимназия этабы агымдагы атнада тәмамлана. Дәүләт имтиханнарына әзерлек, сынау имтиханнары тапшырып карау дәвам итә. Административ контроль эшләр тәмамланды. Беренче чирек тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Агымдагы атна – физкультура атналыгы. Узган атнада дежур торган 9А сыйныф укучылары атна дәвамында күзәтелгән тәртип торышын бәян иттеләр. Әлеге атнада гимназиябездә эчке тәртипне 8Б сыйныф укучылары саклый. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации