Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 26 октябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” ком...
Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 26 октябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комплексында узды. Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар җырланганнан соң, гимназиябезнең үзидарәсе президенты Әмир Шәвәлиев линейканы гимназиянең сөрәне белән дәвам итте. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова беренче чиректә алып барылган эшчәнлеккә, өлгереш сыйфатына анализ ясады. Каникул чорында юлларда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртте, иминлекне тәэмин итү мөһимлеген ассызыклады. Икенче чиреккә планлаштырылган чаралар белән таныштырды. Гимназиябез музеен тулыландыру өчен һәр укучы, һәр гаилә гимназиябез тарихына бәйле экспонатлар белән катнаша ала. Россиянең төрле төбәкләреннән гимназиябездә укучылар да әлеге төбәкнең милли рухын чагылдырган тарихи яркарьләр белән уртаклашыр дип көтәбез. Каникулдан соң ук гимназиябездә Хәйрия акциясе – махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылачак. Линейкада гимназиябез үзидарәсе тарихында мөһим вакыйга – Президентлар алмашу булды. Әлеге вазифага бүгеннән 10 сыйныф укучысы Гүзәл Хамматуллина кереште. Тантаналы ант кабул иткәннән соң, Венера Хәмәтнәсыйх кызы Гүзәлгә таныклык тапшырды. Уңышлар сиңа, Гүзәл! Сәнгать, спорт өлкәсендә зона, республика бәйге-ярышларында җиңүчеләр дә линейкада хөрмәтләнде. Узган атна гимназиябездә физкультура атналыгы булган иде. Физкультура укытучысы Ильмир Рузиль улы Исламов атналыкта актив катнашкан, ярышларда җиңү яулаган укучыларны игълан итте. Җиңүчеләргә гимназиябезнең Мактау кәгазьләре тапшырылды. Узган атнада дежур торган 8Б сыйныф укучылары атна дәвамында күзәтелгән тәртип торышын бәян иттеләр. Әлеге атнада гимназиябездә эчке тәртипне 8А сыйныф укучылары саклый. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации