Государственный ансамбль песни и танца Республики Татарстан
Лайфстайл · 7 августа 2026 г.
🎂Бүген, 7 август көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең ветеран ... — 7 августа 2026 г. в 05:53:16.729
🎂Бүген, 7 август көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең ветеран җырчысы, Татарстанның халык артисты ТУИШЕВА АНИЯ ХӘЛИУЛЛА КЫЗЫның туган көне! 🌹Хөрмәтле Ания Хәлиулловна! Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезнең югары һөнәри дәрәҗәдә башкарган күп әсәрләр коллективыбызның алтын фондында зур урын алып тора. Алар илебезнең төрле төбәкләрендә яңгырап, халкыбызның олы мәхәббәтен казанды! 🙏Олуг юбилеегыз көнендә Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗат рухлыгы, вокал сәнгате өлкәсендә киләчәк буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән хезмәтегездә зур уңышлар телибез!

