Хәерле көн, Дуслар!
Хәерле көн, Дуслар! Колмактан ипи ачысы эшләдек.Инде ипи пешерәбез. Әниемә барган саен колмак ипие белән сыйланып кайтам. Әйдә узеңәдә пешер дип миңа узе җәй көне басудан җыйган колмак биреп кайтарды. Колмак ипие беренче пешерудә үк уңып пеште 👌 бик тәмле булды. . Иң тәудә баш ясап куйдым: 150мл җылы су 2 аш калагы колмак ачысы 1 чәй калагы шикәр Чәй калагы очонда коры чупрә 150 г он (в/с) 1, 5 сәгать тоттым Бераз купергән. Шуңа янадан 200мл су 1 чәй калагы тоз 330г он салып басып куйдым. Янәдән 1 сәгать кабаргач формага салып тагы кабарырга калдырдым. Сәгать ярымда кутәрелде, ипи өсте ярылып торса кабару җитте дигәнне аңлата. Кыздырган духовкага пешерергә куйдым. Башта пешә 240 С 10 мин. Азак 190 С 40 минут. P.S. Формага ипи булгәндә бер 3-4 калак апра алып калырга кирәк, аны остенә су салып салкын урында саклыйбыз. Икенче ипи пешергәндә шул апраны, колмак ачыны салсак коры чупрә салмасакта ипи купереп пешә 🙏 . 🔗Колмактан ачы ясау рецепты монда
Канал в каталоге Максиметера
25 218 подписчиков · Еда и рецепты