Минем хисләр каравылсыз, — 11 июня 2026 г. в 09:48:16.148
Минем хисләр каравылсыз, Әйдә, басып ал. Минем йөрәк – синең йортың, Мәңгелеккә кал. Менә сиңа тимер хәнҗәр – Миңа яра сал. Эчемдәге ялгызлыкны, Зинһар, ярып ал. Һәр кисәген, һәр киртеген Суеп, кырып ал. Эчемдәге ялгызлыкны Богауларга сал. Эчемдәге ялгызлыкны Янгыннарда эрет. Эчемдәге ялгызлыкы Зинданнарда черет. Бәгырьдәге һәр бөртеген Тапта, бетер кыйнап! Эчемдәге ялгызлыкны, Казаннарда кайнат! Эчемдәге ялгызлыкны Юк итә алмасаң, Һич югында, Синең хакта уйларымны тарат. Бәб шигыре

