Иң тәти күлмәгеңне әзерләп куй! Сабан туена чакырабыз! 🪗 — 17 июня 2026 г. в 11:36:23.413
Иң тәти күлмәгеңне әзерләп куй! Сабан туена чакырабыз! 🪗 🔥Ишеттеңме? Казан Сабан туенда ИДЕЛ яшьләр өчен танышу мәйданчыгы оештыра! Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе белән берлектә Сабан туенда яшьләрне таныштыру йоласын яңартырга булдык. 20 июньдә Мирный бистәсендә очрашабыз. 💭 Кунакларны тиз танышу, интерактив зоналар, татар халык уеннары, диджей-сет, гаилә кыйммәтләре турында дискуссияләр көтә. Шулай ук мәйданчыкта татар дизайнерларыннан ярминкә эшләячәк. Тулырак сайтта укы: idel.top Бик тиздән программа белән бүлешәбез, безне күзәтеп бар 👀

