🎙«Тасма» подкасты ачык форматта! — 9 июля 2026 г. в 12:00:33.402
🎙«Тасма» подкасты ачык форматта! Бу җәйдә Казанның төрле мәйданчыкларында татар телендәге «Тасма» подкасты төшереләчәк. Тамашачылар подкастны тыңлап кына калмыйча, яздыруда катнаша һәм кунакларга үз сорауларын бирә алачак. 🌼 Беренче кунак — камыр остасы һәм блогер Камилә Абдуллина. 📍Беренче очрашу БҮГЕН, 9 июльдә, 19:00 сәгатьтә Черек күл паркында үтәчәк. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк

