26-30 августта «Идел» яшьләр үзәгендә XXXVI Татар яшьләре көннәре узачак ✨ — 16 июля 2026 г. в 08:02:56.705
26-30 августта «Идел» яшьләр үзәгендә XXXVI Татар яшьләре көннәре узачак ✨ Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплый, аларга яңа мөмкинлекләр бирә торган мәйданчык. 🕊️ Быел чарада Россиянең 27 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 180 делегат килүе көтелә. Катнашучылар өчен программада кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, татар теле һәм тарих дәресләре, кичке чаралар каралган. Делегатлар вокал, бию, актерлык осталыгы, кул эшләре юнәлешләре буенча белемнәр туплый алачак. Сәясәт, сәнгать, журналистика, дин, спорт һәм башка өлкәләрдән танылган шәхесләр белән очрашулар планлаштырылган. Һәр елны оештырыла торган «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләре үтәчәк 🕊️ Тулырак

