Җәйнең үзе сыман якты, матур июль саны «тизрәк укы инде мине!» дип дәшеп тора 💛 — 23 июля 2026 г. в 09:59:39.786
Җәйнең үзе сыман якты, матур июль саны «тизрәк укы инде мине!» дип дәшеп тора 💛 🦋 Бу санда менә ниләр бар: К.Тинчурин театры актрисасы Зәринә Сафина белән хыялдагы рольләре, остазлары һәм иң төп фанатлары турында интервью. Җырчы АлияНур белән зур материал – медицина өлкәсеннән иҗатка килгән кызга нинди урау юллар аша үтәргә туры килгән? Театрлар сәхифәсендә Г.Кариев театрындагы «Габдулла – яктылык» һәм К.Тинчурин театрындагы «Отелло» премьералары турында язык. Күкрәкләр белән интервью эшләдек – күп сөйләп тормыйбыз, моны укырга кирәк! «Әдәбиятыбыз» сәхифәсендә яшьләр Марат Кәбировка сораулар бирде – үзен бик күп жанрларда сынап караган автор белән материал – үзе бер әдәбият дәресенә тиң. Бу әле журналның бер өлеше генә, барлык серләрне чишеп бетермибез, үзең алып укы 💞

