Килер бер көн – — 31 июля 2026 г. в 13:26:14.923
Килер бер көн – Бу тауларда, бу күлләрдә Минем тавыш бүтән ишетелмәс. Һәм күп кеше килер вә китәр дә, Ахры беткәч минем озак пәрваз. Әмма ләкин мин һаман да тере, Һәммәгезне барыбер югалтам. Үләсез сез һәм кайтмыйсыз кире, Юып бетереләсез тарихтан. Туган җирем сезсез туган булмый, Күлләр кибеп бетә, таулар җимерелә. Һәм бер генә сорау мине борчый (Мөһим түгел – төплеме ул, тилеме): «Килгәч котылгысыз бәла, аның өчен мин гаеплеме?» https://idel.top/news/adabiiat/artur-moxammadi-bezne-uba-balt-dingeze

