Татарлар һәм Кытай тауларында яшәүче борынгы халык арасында нинди уртаклык бар? 👀 — 5 августа 2026 г. в 07:37:45.873
Татарлар һәм Кытай тауларында яшәүче борынгы халык арасында нинди уртаклык бар? 👀 18 августта Казанда MOÑ мәйданында «Әлиф» берләшмәсенең «ЭЗ / СЛЕД / 岁轮» премьерасы узачак. Спектакльдә татар һәм кытай артистлары ике мәдәниятне нәрсә бәйләгәнен эзли. Уртаклыклар шактый: халык бәйрәмнәре, музыка, көрәш, табигатькә мөнәсәбәт һәм хәтта антропологик охшашлыклар. Куелыш татарларның һәм И* халкының мифологиясе, традицияләре һәм календарь циклларына нигезләнгән. Ә үзәктә — урман, хәтер һәм яңарыш. *И — Кытайның көньяк-көнбатышында, Сычуань, Юньнань һәм Гуйчжоуның таулы районнарында яшәүче борынгы мәдәниятле халык. Аларның мәдәни традициясе туган-тумача, бабалар һәм табигать белән тыгыз бәйләнешкә, эпос һәм тарихны авыздан-авызга тапшыруга, музыка, бию һәм йолаларга нигезләнә. Режиссёры – Туфан Имаметдинов Перформер – Нурбәк Батулла Продюсер – Алёна Батулла

