Ялкау кызлар
Ялкау кызлар Син дә урта белемле лә, Мин дә урта белемле шул; Вузга кереп булмагачтын, Нишләтик ул белемне! Әнкәй, акча яумас микән, Кесәгә таммас микән шул; Маникюр ясатыйм әле, Инженер алмас микән. Алъяпкыч кесәләре, аһ, Маскарад кичәләре, аһ… Без кайчан булырбыз икән Начальник бичәләре, уф! ▪️Гамил Афзал шигыре