Эстрада белән заманча альтернатив музыканы бер сәхнәгә алып менсәң, нәрсә булыр икән? 🎧 — 1 сентября 2026 г. в 10:33:01.971
Эстрада белән заманча альтернатив музыканы бер сәхнәгә алып менсәң, нәрсә булыр икән? 🎧 Бу сорауга җавапны, мөгаен, 4 сентябрьдә К. Тинчурин театрында таба алырбыз. Татар эстрадасының иң популяр артистларының берсе Марат Яруллин режиссёр Айдар Җаббаров һәм Yummy Music Band белән берлектә яңа форматтагы концерт әзерли. «Концерт затлы булачак — тамашачы өчен матур, җылы, сыйфатлы кичә ясыйсым килә. Миңа Маратның иҗаты ошый. Ул җырларының мәгънәсен, хисләрен тамашачыга җиткерә белә. Бу концерт Маратны шәхес буларак яңа яктан ачар дип уйлыйм. Бәлки, безнең аралашулардан туган фикерләр концертта да яңгырар», - диде режиссёр. Булачак концерт турында тулырак август санында яздык 🪻

