Перейти к содержимому
Максиметер

Җәннәткә кереп чыгасыгыз килсә, әллә ни ерак барасы юк – Кремль урамындагы Милли музейг...

Җәннәткә кереп чыгасыгыз килсә, әллә ни ерак барасы юк – Кремль урамындагы Милли музейга бару да җитә. Билет аласың, ишектән үтәсең һәм пәрдә аша узуга син – «Җәннәт бакчасы» күргәзмәсендә ✨ Экспозиция дизайнеры – Алиса Гулканян – театр рәссамы. Бәлки шуңадыр ул заманча иммерсив театрны хәтерләтә. Беренче пәрдә аша узгач, тамашачы шартлы рәвештә «җан тәслим кыла». Пәрдәне узгач, тамашачы Бәрзахка эләгә. Бәрзах – исламда җанның үлем белән ахырзаман арасындагы халәте. Гади тел белән әйткәндә, мөселманча «чистилище». Монда караңгы, су тавышы бар, тәһарәт алу өчен комган белән сөлге тора. Рухи чистарынганнан соң, юлны дәвам итәргә була. Музейга сәяхәт кылырга чакырабыз — idel.top

69 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

204 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.