«Алтын мөнбәр» кинофестивале дәвам итә! 🎬 — 7 сентября 2026 г. в 15:53:36.532
«Алтын мөнбәр» кинофестивале дәвам итә! 🎬 Кичә тумышы белән Яр Чаллы шәһәреннән булган яшь режиссер Софья Чигирова фильмын карадык. Ул «Моң» дип аталган дебют фильмы белән фестивальнең төп конкурсында катнашты. «Моң» — хәтер, гаилә һәм күңел кыллары турында төшерелгән фильм. Төп героиня Әлинә — Петербургта яшәүче яшь диджей. Карьерасын чит илдә төзергә җыенганда, ул әбисенең нык авыруын белә һәм Татарстанга кайта. Кыз әбисенең соңгы теләген үтәргә, су астында калган авылда күмелгән «хәзинәне» табарга тели. Иң кызыгы — фильмны күпчелек дебютантлар командасы төшергән. Моңа да карамастан картина бик эчтәлекле килеп чыккан. Зал тутырып килгән тамашачы да аны бик җылы кабул итте 🍂

