🎬 Кинога барабызмы? — 6 сентября 2026 г. в 12:45:03.985
🎬 Кинога барабызмы? Казанда «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале башланды. Кичә без аның ачылыш фильмын — Россия һәм Үзбәкстанның уртак проекты булган Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган «Мөгаллим» картинасын карадык. ▫️Фильмны Рамил Төхвәтуллин һәм Илһом Мөхәммәдиброхимов режиссёрлык иткән. Төп рольдә — Булат Гатауллин. «Мөгаллим» фильмы турында 5 факт әзерләдек 💙 1. Фильмы татар, рус һәм үзбәк телләрендә әзерләнгән. 2. Кышкы сәхнәләр «Татар авылы»нда 35 градус салкында төшерелгән. Ташкенттан килгән иҗат төркеме өчен +20 °Cтан шундый салкынга күчү аеруча зур сынау булган. 3. Фильм музыкасында Солтан Габәшинең «Кичке азан» әсәре кулланылган. 4. Фильмны Мәскәүдә һәм Үзбәкстанда да күрсәтәчәкләр. 5. Фильмның дәвамы булырга мөмкин. Иҗади очрашуда режиссёр Рамил Төхвәтуллин фильмның дәвамын төшерү мөмкинлеге турында да әйтте. Тулырак — сайтта

