📱 Балага телефонны ничә яшьтән бирергә ярый?
📱 Балага телефонны ничә яшьтән бирергә ярый? ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыров фикеренчә, 10 яшькә кадәр балага элемтә өчен гади төймәле телефон да җитә. Ул ата-аналарны баланы смартфон экраны белән «тынычландыру» гадәтеннән баш тартырга чакырды. Кечкенә яшьтән гаджетларга бәйлелек баланың психофизик үсешенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ә сез ничек уйлыйсыз, балага телефонны ничә яшьтә бирергә кирәк? 👀
Канал в каталоге Максиметера
209 подписчиков · Новости