Тинчурин театры яңа сезонын «Яңа офыклар» шигаре астында ача
Тинчурин театры яңа сезонын «Яңа офыклар» шигаре астында ача Сезон турында кыскача сөйләп китәбез 💗 28–29 августта режиссёр Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Лу» спектакле премьерасы була. Башта әсәрне Илгиз Зәйниев кино сценарие форматында язган булган. Баш рольдә — спектакль өчен Мәскәүдән махсус кайткан Нәфисә Хәйруллина. Ә Хәсән Туфан образын Артём Пискунов һәм Идел Кыямов (ике составта) башкарачак. 💗 Башка премьералар: — октябрьдә — Бертольт Брехтның «Сычуаньнан игелекле кеше» спектакле; — ноябрьдә — күптән көтелгән «Казан егетләре 2»; — декабрьдә — балалар өчен «Питер Пэн» һәм Мөхтәр Әүәзов әсәрләренә нигезләнгән спектакль; — 2027 ел башында — «Казан сөлгесе» һәм «Албастылар»; — сезон ахырында — «Кошлар әңгәмәсе». Моннан тыш, Лев Толстойның «Кавказ әсире» һәм «Хаҗи-Морат» әсәрләре буенча да яңа спектакльләр көтелә. 💗Труппада үзгәрешләр Яңа сезонда театрга Фәрхәд Мөхәммәтҗанов һәм Эмиль Исхаков кушыла. Узган сезонда стажировка узган Рәшит Вәлиуллин, Марсель Салихов, Рәмис Абдуллин һәм Эльвина Насыйбуллина да театрда эшләрен дәвам итәчәк. Труппада тагын 2–3 урын бар, шуңа күрә яңа артистлар эзләү дәвам итә. 💗 Театрның яңа сайты Хәзер анда репертуар һәм премьералар белән танышып кына калмыйча, билетларны җиңел генә сатып алып була. Ә сайттагы таратуга язылган тамашачыларга режиссёр Айдар Җаббаровтан хатлар килеп торачак — театр тормышы, яңа спектакльләр һәм иҗат барышы турында беренче булып шуннан белергә булачак. 💗 «Лу»ның нигә сезон ачучы спектакль булуы да шул хатларның берсендә аңлатылачак 💗 Тамашачылар өчен башка уңайлыклар Буфетта чират торырга яратмаучылар өчен яхшы яңалык! Җәй дәвамында театр бинасында төзекләндерү эшләре барган. Хәзер бинаның дүрт урынында бушлай су кулерлары һәм автоматлар урнаштырылган. 💗 Гастрольләр дә булачак Октябрьдә Тинчурин театры «Ал яулыклы язмышым» спектакле белән Грозныйга бара. Ел дәвамында Мәскәү, Яр Чаллы һәм Түбән Камада да чыгышлар көтелә. Тулырак — сайтта