🎤 «УРАМ»да кемнәр чыгыш ясаячак?
🎤 «УРАМ»да кемнәр чыгыш ясаячак? 29 һәм 30 августта Казанда узачак «УРАМ» урам мәдәниятләре фестиваленең беренче хедлайнерлары билгеле. Сәхнәдә Россиянең электрон триосы ЛАУД һәм Казахстанның CAPTOWN рэп-төркеме чыгыш ясаячак. Ике көн дә спорт һәм музыка белән генә чикләнми: BMX, скейтбординг, паркур, воркаут һәм стритбол ярышлары, бию баттллары, лекцияләр, мастер-класслар, панель дискуссияләре һәм җирле брендлар маркеты көтелә. 📍 29–30 август 🎟 Керү бушлай, теркәлергә кирәк.