Җиде ят та түгел,
Җиде ят та түгел, Якын түгел, Син – минем илһам гына. Кайчак (күпчак) сүзләрең дә Шигырьгә чишмә кора. Уттай ялкын түгел, Салкын түгел, Барлыгың шигырь өрә. «Иҗат» атлы кар көртләрем Шәп көрәк белән көрә. Көн яктысы түгел, Төн дә түгел, Ис(е)мең юллар яздырта. Мине дисәм... Синең булу Каләмемне аздырта. Күп тә, аз да... Түгел! Тиешлечә Бу хискә чыктым «ясин». Шуңа, ахры, инде бүген Илһамым гынадыр син. ✨ Энҗе Ильясова шигыре
25 просмотров