⚡Уңыш язмышы – игенче кулында⚡ — 24 июля 2026 г. в 12:22:34.559
⚡Уңыш язмышы – игенче кулында⚡ ⚡Басу-кырларда урак кампаниясе башланды, иген язмышының хәлиткеч чагы. Авыл эшчәннәре тир түгеп үстергән игеннең бөртеген дә әрәм итмәскә тырышып көч сала. Алар аяз көннең һәр минутын отышлы файдаланып калырга ашыгып, бар көчне уракка юнәлтә. ⚡Бу җәһәттән М.Гәрәев исемендәге кооператив хезмәтчәннәре сынатмый. Биредә шактый тәҗрибә туплаган кыр батырлары һәр минутның кадерен белеп тырышып хезмәт куя. Алар үз бурычларын яхшы беләләр, югары уңыш алуга максат белән тырышып эшлиләр. Һәркайсы зур тәҗрибә туплаган игенчеләр. Биредә һәр җирдә тәртип, бар көч үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелгән. ⚡Игенчеләргә авыр һәм хөрмәтле хезмәтләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Аларга уңай һава торышлары һәм мул уңышлар җыеп аларга насыйп булсын. 🙏⚡Җир хуҗаларының тырышлыгы - илебезнең байлыгы һәм киләчәге!🙏 Чыганак: «МАЯК» газетасы

