🔥📸📃🚜🚚 Кыр батырлары хөрмәтләнде: районда алдынгы игенчеләр билгеләнде! — 7 августа 2026 г. в 09:23:09.141
🔥📸📃🚜🚚 Кыр батырлары хөрмәтләнде: районда алдынгы игенчеләр билгеләнде! Район авыл хуҗалыгы идарәсе биш көнлек эш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Кырларда тырыш хезмәт куйган, югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләр арасында иң яхшылар билгеләнде. ✅Бу юлы җиңүчеләр исемлегендә: • М. Гәрәев исемендәге хуҗалыктан — Камил Газизуллин һәм Раил Сәлихов; • Рәзил Мусин исемендәге җәмгыятьтән — Рәсил Гыйлемҗанов һәм Игорь Калмык. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Пискарев кыр батырларын уңышлары белән котлады. Ул игенчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, аларга мактаулы вымпеллар һәм акчалата премияләр тапшырды. 🙏Хезмәтләрегез бәрәкәтле, ә уңышларыгыз тагын да зуррак булсын, хөрмәтле игенчеләр! #Илишевскийрайон #илиштв

