Казаннан Кукмарага күченеп кайтканыбызга инде бер ел була икән. Шул вакыт эчендә шәһәрг... — 10 июля 2026 г. в 06:46:37.390
Казаннан Кукмарага күченеп кайтканыбызга инде бер ел була икән. Шул вакыт эчендә шәһәргә тулы составта барганыбыз юк иде бугай әле😄 Минем отпуска башланды, өстәвенә волейбол турнирында катнашырга чакырдылар. Барсын җайлап, балаларны да ял иттерик дигән ният белән чыгып киттек. Беренче тапкыр “Пляж” термаль комплекска бардык. Комментарийларда бәхәс башланмасын инде, ләкин безгә әллә ни ошамады анда😅 Балалар өчен бер ике шуып уйный торган урын бар, шуның белән бетте. Түбән Камадагысы безгә күбрәк ошаган иде. Ә сезгә ничек? Булдыгызмы анда? Аннары шашлык ашап көч тупладык 🍖😂Үземнең яраткан “Шашлык 1” га бардык. Шуннан соң «Елмай» паркында булдык. Менә бу урын чынлап та күңелгә ятты! Казанда торганда да еш килә идек монда. Балалар мәйданчыклары шәп, матур, заманча. Ә кич белән волейбол турнирына киттек🏐«Безнең ишегалды чемпионнары» турнирында “Татар эстрадасы йолдызлары” командасы белән катнаштык. Ансы турында аерым пост кертермен әле.

