Илфат Фәйзрахманов җитәкчелегендә чыга торган «Безнең гәҗит» газета форматын әдәби журн... — 19 июня 2026 г. в 06:39:00
Илфат Фәйзрахманов җитәкчелегендә чыга торган «Безнең гәҗит» газета форматын әдәби журналга үзгәртүе билгеле булды. «Бу елның азагыннан журналистикадан бөтенләй китәргә ниятлим. Бу миңа карата булган суд карарлары белән бәйле хәл. Газета битләрендә басылган язмаларның кыюлыгын үз итмәүчеләр гел табылып торды һәм бүген дә шулай. Хәзер инде хөкем карары рөхсәт итсә, «Безнең гәҗит» шул ук форматта басылачак, әмма анда минем әдәби әсәрләр генә булачак. Шулай итеп басмабыз быелның декабрь ахырына кадәр нәшер ителүе планлаштырыла. Ләкин укучылардан хатлар бастырылмаячак, журналистик материаллар булмаячак. Менә шундыйрак хәлләр. Газетаның арткы битләренә файдалы киңәшләр биреләчәк», – дип сөйләде Илфат Фәйзрахманов. Интертат МАХта