Ипотекадагы фатирны арендага ничек бирергә? — 26 июля 2026 г. в 15:37:50.425
Ипотекадагы фатирны арендага ничек бирергә? Ипотекадагы фатир хуҗасы аны арендага бирергә хокуклы, тик 2026 елда банклар әҗәттәге торакны контрольдә тотуны катгыйландырды һәм шартларны бозган очракта, кредитны вакытыннан алда түләп бетерүне таләп итәргә мөмкин. Закон ипотекадагы торакны арендага бирүне тыймый, әмма кредит килешүендә банкка хәбәр итү яки аның ризалыгын алу йөкләмәсе һәрвакыт диярлек язылган була. Бу таләпне кире каккан өчен штраф салырга, ставканы арттырырга яки бөтен бурычны вакытыннан алда түләүне таләп итәргә мөмкиннәр. Интертат МАХта

