Эссе вакытта ни сәбәпле аппетит булмый? — 25 июля 2026 г. в 13:12:57.325
Эссе вакытта ни сәбәпле аппетит булмый? Эссе һава торышында аппетит кимү организмга җылылык балансын сакларга һәм сусызлану куркынычын киметергә ярдәм итә. Ризык эшкәртелгәндә организмда җылылык барлыкка килә, ә эссе вакытта бу кирәкмәгән күренеш. Шуңа күрә организм артык кызудан саклану өчен аппетитны үзе киметә. 🚰 Эссе көннәрдә су балансын, энергия дәрәҗәсен һәм гомуми хәлне сакларга суга бай ризыклар – җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ярдәм итә. 🍗Шулай ук рационга җиңел үзләштерелә торган аксымга бай ризыклар өстәргә киңәш ителә. Алар эремчектә, тавык һәм күркә итендә, шулай ук майсыз балык сортларында күп. Интертат МАХта

