📻 Бүген безнең өчен аеруча кадерле көн — «Күңел» радиосының туган көне! 🤍 — 1 августа 2026 г. в 07:44:01.948
📻 Бүген безнең өчен аеруча кадерле көн — «Күңел» радиосының туган көне! 🤍 29 ел дәвамында без сезнең белән шатлыклы мизгелләрне уртаклаштык, яраткан җырларны тыңладык, күңелләргә юл таптык. Һәм бу юлны безнең белән бергә узучы иң кадерле кешеләр — ул сез, безнең тугры радиотыңлаучыларыбыз! 🥹 Һәр шалтыратуыгыз, һәр җылы сүзегез, һәр хәбәрегез һәм безгә булган мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт! Нәкъ менә сез безгә көч, илһам һәм алга барырга дәрт бирәсез. Алда да сезне яңа җырлар, кызыклы тапшырулар, күңелле очрашулар һәм матур яңалыклар белән сөендерергә сүз бирәбез! 🎂 Туган көнең белән, «Күңел» радиосы!

