Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмид тандемында язылга... — 19 августа 2026 г. в 15:09:08.691
Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмид тандемында язылган «Курчак туе» спектакле - татар сәхнәсендә беренче тапкыр хатын-кызны чишендергән спектакль дип санала. Фахишәне уйнаучы актриса аркасы белән торып чишенсә дә, залда дөрес ракурска эләксәң, каршыдагы пыяла аша аның шәрә тәне яхшы күренә иде. Мондый юлга басарга мәҗбүр булган хатын-кыз турында спектакль чыгарганда чишенмичә булмый инде, әлбәттә. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев төп рольгә яшь актриса Нәфисә Хәйруллинаны сайлаган иде. Милли театрыбызның иң кыю, пикант һәм цензурага юлыккан битләрен актарабыз Интертат МАХта

