Казанда Муса Җәлилнең үзе исән чакта чыккан китапларыннан торган күргәзмә ачылды. — 25 августа 2026 г. в 14:57:26.406
Казанда Муса Җәлилнең үзе исән чакта чыккан китапларыннан торган күргәзмә ачылды. «Быел Муса Җәлилнең 120 еллыгы билгеләп үтелде, әлеге уңайдан чаралар әле күп булачак. Юбилей елының бер вакыйгасы буларак, без музейда күргәзмә әзерләдек. Ул Җәлил үзе исән чакта чыккан китаплардан тора. Күргәзмәдә Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханә фондларыннан алынган китаплар да бар. Милли музей фондларында 12 китап, шул исәптән рус теленә тәрҗемә ителгән беренче җыентыгы саклана. Безнең фондларда булмаган «Авылда пионер эшләре» дигән китапны сорап тордык. Күргәзмә тулыланды, Җәлил үзе исән чакта чыккан бөтен китапларны тәкъдим иттек», – дип аңлатты Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Айгөл Сафиуллина. Күргәзмә 10 сентябрьгә кадәр эшли. Интертат МАХта

