Татарстанның Мамадыш районында яшәүче ир-ат су насосын мөстәкыйль рәвештә алыштырган. Ш... — 31 августа 2026 г. в 12:45:16.364
Татарстанның Мамадыш районында яшәүче ир-ат су насосын мөстәкыйль рәвештә алыштырган. Шул вакытта бер кеше һәлак булган. Фаҗига 23 майда Грахань авылында булган. Биш ир-ат насосны үз көчләре белән алыштырырга булган. Аларның берсе — 65 яшьлек трактор йөртүче — трос ярдәмендә скважинадан җиһазны күтәрә башлаган. Бер мизгелдә трос өзелгән. Аның очы янәшәдә торган ир-атка килеп бәрелгән һәм ул һәлак булган. Суд трактор йөртүчене саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепле дип тапкан һәм аңа төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән. Интертата МАХта

