Татарстанда 24-31 август аралыгында АИ-92 бензины һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән. — 4 сентября 2026 г. в 14:40:14.540
Татарстанда 24-31 август аралыгында АИ-92 бензины һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән. Бер атна эчендә АИ-92 бензинының бәясе 0,8 процентка арткан һәм литры 68,11 сумга җиткән. Дизель ягулыгы 0,7 процентка кыйммәтләнгән, аның бер литры 80,81 сум тора. Әлеге чорда АИ-95 һәм АИ-98 бензиннарының бәясе үзгәрмәгән. АИ-95 бер литры элеккечә 73,81 сум, АИ-98 бензины 98,07 сум булган. Интертата МАХта

