Җырчы Ильвина игелек юлында зур адым ясарга җыена – хәйриячелек фонды булдыру нияте бел... — 12 сентября 2026 г. в 07:39:34.015
Җырчы Ильвина игелек юлында зур адым ясарга җыена – хәйриячелек фонды булдыру нияте белән йөри. Бу хакта «Интертат» Ильвинаның үзеннән сорашты. Ильвинаның хәйриячелек белән ныгытып шөгыльләнә башлавына исә бер вакыйга сәбәпче була. 2022 елда Ильвинаның кызы Раянага 11 яшь тулар алдыннан, гаилә, гадәттәгечә, туган көнне ничек уздырачаклары турында сөйләшә. Әмма Раянаның теләге Ильвинаны гаҗәпкә калдыра һәм башкаларга ярдәм итүгә карата күзаллауларын үзгәртергә дә сәбәп була. – Раянаның туган көнен без ел саен зурлап, матур итеп уздыра идек. 11 яше тулар алдыннан да бу хакта сүз кузгалттым. Раяна исә үзенең бу туган көнен гадәти булмаганча үткәрәсе, башка балаларга ярдәм итәсе килү теләген белдерде. Интертат МАХта

