ТНВ телеканалының 14 сәгатьлек телемарафонында «Болгар радиосы»ның туры эфирында Ранис ... — 20 сентября 2026 г. в 06:52:18.349
ТНВ телеканалының 14 сәгатьлек телемарафонында «Болгар радиосы»ның туры эфирында Ранис Габбазов һәм Гөлия Сагиева кунак булды. Аларның гаиләсе өчен сайлаулар – чын бәйрәм. «Безнең өчен бу зур бәйрәм. Бергә җыелышып, беренче көнне үк сайлауга бардык, Аллаһка шөкер», – дип сөйләде Ранис. «Улыбыз да барды. Без аны сайлауга бәйрәмгә барган кебек алып барабыз, аның өчен дә бу көнне бәйрәмгә әйләндерергә тырышабыз. Тавыш биргәннән соң, өйгә кайтып, табын корабыз һәм гаиләбез белән зурлап бәйрәм итәбез», – дип өстәде аның тормыш иптәше Гөлия. Интертат МАХта