«Муса» комиксының өченче сериясе — 1 октября 2026 г. в 04:13:30.609
«Муса» комиксының өченче сериясе Үзенең «Качкын» дип аталган өченче сериясендә Муса Җәлил тарихы сорау алулар һәм архивлар кысасыннан чыга. Ул Архонт системасына каршы ачык көрәшкә әверелә. Үткән сериядәге вакыйгалардан соң Мусаны иреккә җибәрмиләр. Синтетлар аны ябык тикшеренү секторына күчерә: Архонт өчен 1942 елдан килеп чыккан кеше — тарихи аномалия генә түгел, хәтта система үзе дә әлегә аңлата алмаган бер сер булып кала. Муса тәҗрибә объекты булырга теләми һәм беренче тапкыр Архонт контроленнән кубып чыгарга тырыша. Өченче серия тарихның борылыш ноктасы була: хәзер Муса система әсире түгел — ул бөтен шәһәр эзләгән качкын. Комиксны сылтама буенча карап була. Интертат МАХта