Бер шалтырату — һәм миллион сумга якын бурыч: Чаллы кызы ялган банк хезмәткәренә ышанган — 3 октября 2026 г. в 08:34:05.750
Бер шалтырату — һәм миллион сумга якын бурыч: Чаллы кызы ялган банк хезмәткәренә ышанган Чаллыдагы көллият студенткасына бер көнне көндез банктан шалтыраталар. Ир-ат үзен банкның иминлек хезмәткәре дип таныштыра. Ул кызга мошенниклар аның исеменә кредит рәсмиләштерүен һәм аны кичекмәстән шуны гамәлдән чыгарырга кирәклеген әйтә. «Мәсьәләне хәл итү» өчен ул гади юл тәкъдим итә — шул ук суммага кредит рәсмиләштереп, акчаны күрсәтелгән счетка күчерергә. Яшь кыз «банк хезмәткәренә» ышана һәм 960 мең сумлык кредит рәсмиләштереп, акчаның барысын да чит счетка күчерә. Соңрак ул акчаның барып җитү-җитмәвен белергә тырыша, әмма «банк хезмәткәре»нең телефоны элемтәдән өзелгән була. Интертат МАХта