❗️Чаллыда 36 яшьлек ир-ат туңдырылган ит ярымфабрикатлары сату киоскының тәрәзәсен ваты...
❗️Чаллыда 36 яшьлек ир-ат туңдырылган ит ярымфабрикатлары сату киоскының тәрәзәсен ватып кереп, пилмән, кыстыбый, чебурек, мантый, ә десертка туңдырма урлаган. Карак авыр пакетларны алып кайтып җиткерә алмаган, юл кырыена ташлап калдырган. Зыян 18 мең сумнан артык тәшкил иткән. Ташланган товарны узып баручы полицейския хезмәткәрләре җыеп алган һәм алга таба тикшерү өчен бүлеккә китергәннәр. Каракның үзен пакетларда калдырылган бармак эзләре буенча тоткарлаганнар. Җинаять эше шәһәр судына җибәрелгән. Интертат МАХта