Татарстан онкологларына сидек куыгын алуда робот ярдәмче булган
Татарстан онкологларына сидек куыгын алуда робот ярдәмче булган 71 яшьлек ир-ат онкодиспансерга 5×5 сантиметр зурлыктагы шешкә зарланып килә. Шеш май клетчаткасына үсеп кереп, лимфатик төеннәр зурайган була. Тикшерүләрдән соң пациентка урологик хирургиядә иң катлаулы операцияләрнең берсен – цистпростатэктомияне ортотопик пластика белән беррәттән уздырырга карар кылалар. Хирурглар сидек куыгын простата бизе белән бергә тулысынча алганнар, шуннан нечкә эчәк участогыннан яңа сидек резервуары формалаштырып, сидек бүлеп чыгару системасының эшен торгызганнар. Операция үзе катлаулы саналса да, аны зур кисемсез генә үткәрергә мөмкин булган. Татарстанда беренче тапкыр аны робот-ассистент ярдәме белән башкарганнар Интертат МАХта