Аксубайдагы янгында авылның «ак бабае» вафат
Аксубайдагы янгында авылның «ак бабае» вафат «Янгын чыгасы көнне иртүк торып терлекләрне карадым, әти белән улыма боткалар пешереп ашаттым да, эшкә киттем. Улым – мәктәпкә, мин эшкә чыгып киттек. Тимерлан оныгым йоклап калды. Әтигә: «Төшкә кайтып җитәм, әти. Аш та куймыйм, пешкән ашым бар. Тимерланга күз-колак бул, зинһар», – дидем. «Ярар, ярар, кызым, бар, борчылма», – дип озатты. Сәгать уннар булдымы икән, күршеләр: «Миләүшә, тиз кайт, йортыгыз яна», - дип шалтыратты. Ирем дә эштә иде. Аңа да күршеләр шалтыратып хәбәр иткәннәр.» – гаиләләренә чиксез зур кайгы-хәсрәт алып килгән көн вакыйгаларын йорт хуҗабикәсе, Яхья абыйның килене Миләүшә Заретдинова күз яшьләре аша искә алды. Интертат МАХта