Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән р...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән республика халкы исеменнән котлады. Бу хакта Татарстан Рәисенең МАХтагы рәсми каналында хәбәр ителә. «Хөрмәтле Владимир Владимирович! Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер телибез. Һәр көнегез шатлыклы хәбәрләргә, җылы очрашуларга һәм яхшы кешеләр белән аралашуга бай булсын. Җылылык, хөрмәт һәм иң изге теләкләр белән – Татарстан халкы», диелә котлауда. Интертат МАХта