Җырчы Ләйлә Галиева блогер Олеся Лесная белән әңгәмә вакытында соңгы вакытта тышкы кыяф...
Җырчы Ләйлә Галиева блогер Олеся Лесная белән әңгәмә вакытында соңгы вакытта тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләрнең серен ачкан. «8 килограммга ябыктым. Тренерымны алмаштырдым, пешекче алдым. Ул миңа барысын да пешереп бирә, мин бөтен җирдә контейнерлар белән йөрим. Бүгенге көндә монда, Казанда. Ә пешекчем балаларыма ризык алып килеп ашата, шунысы бик рәхәт», – дигән ул. Блогерның: «Менә ничек ябыгырга кирәк икән», – дип нәтиҗә ясавына исә Ләйлә: «Ирне дә алмаштырырга кирәк», – дип тә өстәгән. Интертат МАХта