«Сәламәтлегең - үз кулыңда: иң мөһиме нәрсә турында җылы
«Сәламәтлегең - үз кулыңда: иң мөһиме нәрсә турында җылы әңгәмә» Кадерлем, бу язма - синең өчен. Без сине куркыныч сүзләр белән куркытмыйбыз. Тик бер нәрсәне исеңә төшерәчәкбез: син үзеңдә берәү генә. Ә үзең турында кайгырту - эгоизм да, әллә нинди зиннәт тә түгел. Бу- ярату турында. Октябрь - күкрәк бизе яман шеше белән көрәшү ае. Күкрәк бизе яман шеше - хатын-кызларда иң еш очрый торган онкологик авыру. Әмма барысын да үзгәртә алырлык бер яңалык бар: авыруны иртә ачыклаганда, аны дәвалап була, ә тормыш сыйфатын саклап калу мөмкинлеге арта. Карточкаларда - куркытмыйча, җылы итеп иң мөһиме турында сөйләшәбез: - ни өчен айга бер тапкыр 5 минут үзеңне тикшерү син уйлаганнан да мөһимрәк; - Татарстанда ОМС полисы буенча маммографияне кайчан һәм ничек бушлай узарга; - нинди гади гадәтләр авыру куркынычын чыннан да киметә; - ни өчен әниең яки дустың белән бер сөйләшү дә гомерне саклап калырга мөмкин. Карточкаларны кара һәм бүген үк үзең өчен бер мөһим адым яса. Үзең турында кайгырту - көч билгесе. Шуннан башла! Материал «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ГАУЗ) заказы буенча әзерләнде. #РакМолочнойЖелезы #РанняяДиагностика #ЗдоровьеЖенщинРТ #Татарстан #Профилактика Интертат МАХта