Татарстанда балалар бакчаларында капиталь ремонт буенча аерым программага ихтыяҗ туып к...
Татарстанда балалар бакчаларында капиталь ремонт буенча аерым программага ихтыяҗ туып килә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләштеләр. Татарстан парламенты депутаты Лилия Маврина муниципалитетлардан мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга күп гариза килүен, әмма барлык объектларга да акча җитмәвен билгеләп үтте. Шул сәбәпле ул мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын формалаштырганда нинди критерийлар исәпкә алынуы белән кызыксынды. «Ни өчен кемдер бу программага керә ала, ә кемдер юк?» – дип сорады ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллиннан