«МУСА» комиксының яңа чыгарылышын тәкъдим итәбез.
«МУСА» комиксының яңа чыгарылышын тәкъдим итәбез. Ул «Тыелган тавыш» дип атала. Бу – мөстәкыйль хикәя: аны аңлар өчен алдагы серияләрне укымасагыз да була. Комикста вакыйгалар 2294 елгы Берлинда бара. Шәһәр белән ясалма интеллект – Тынлык Архонты идарә итә. Бер генә тел рөхсәт ителгән – Стандарт. Калган барлык телләр тыелган, ә татар теле рәсми рәвештә юкка чыккан дип санала. Бу дөньяга 1942 елдан Муса Җәлил килеп эләгә һәм татарча сөйләшүен дәвам итә. Яңа чыгарылышның төп герое – Түбән Берлиннан курьер малай. Түбән Берлин – системага буйсынмаган. Малай базарда тыелган төргәкне ала, һәм аның артыннан куа башлыйлар. Соңгы мизгелдә малайны Муса коткара. Яшерен урында алар төргәктә нәрсә барлыгын бергә карый... КОМИКСНЫ УКЫРГА Интертат МАХта