Перейти к содержимому
Максиметер

Чаллыда 44 яшьлек хатын-кыз мошенниклар тозагына эләккән. Шәхси предприятие менеджеры б...

Чаллыда 44 яшьлек хатын-кыз мошенниклар тозагына эләккән. Шәхси предприятие менеджеры брокерлык платформасында теркәлгән һәм башта аннан акчасын берничә тапкыр чыгара алган. Әмма зур сумма керткәч, аны мошенниклар алдаган. Өч ай дәвамында ул төрле банклардан кредит алган һәм 2 миллион 100 мең сум акчаны җинаятьчеләр күрсәткән счетларга күчергән. Чираттагы тапкыр акча күчерү турындагы хәбәрне алгач, хатын-кыз шикләнә башлаган һәм акчасын кире кайтаруны таләп иткән. Әмма аңа беркем дә җавап бирмәгән. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер хатын-кызның банклар алдында кредит бурычы калган Интертат МАХта

2 440 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 970 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.