«Без 4 кеше эшлибез. Яшьләрне җәлеп итү өчен яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк. Без 0,75 с...
«Без 4 кеше эшлибез. Яшьләрне җәлеп итү өчен яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк. Без 0,75 ставкада эшлибез, баш мөхәррирнең генә тулы ставка, анысын да әле күптән түгел генә бирделәр. Без шул акчага да риза, китсәк, анда эшләргә кеше калмый. Иң мөһиме – газета ябылмасын.» Бу көннәрдә Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. «Интертат» журналисты форум катнашучысы, Киров өлкәсе Нократ Аланы районының «Дуслык» газетасында эшләүче Шәмсия Хәлимова белән аралашты