🎎 «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры «Almaty Puppet Festival – 2026» IV Халык...
🎎 «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры «Almaty Puppet Festival – 2026» IV Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Театр фестивальгә «Адәмнәр» спектаклен алып бара. Спектакль 23 октябрьдә Алматы дәүләт академия курчак театры сәхнәсендә татар телендә күрсәтеләчәк. «Адәмнәр» спектакле Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча куелган. Режиссер - Илгиз Зәйниев. 🌎Быел фестивальгә дөньяның 11 иленнән - Италия, Франция, Төркия, Иран, Азербайҗан һәм башкалардан 14 театр җыелачак. Интертат МАХта